Олы Кибәче авыл җирлеге волонтерлары даими рәвештә Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм оештырып торалар. Шушы көннәрдә алар тагын өй токмачы кистеләр, чәк-чәк пешерделәр, кайнатмалар, салатлар, тозланган әйберләр җыйдылар. Шушы йорт тәм-томнары егетләребезне кышкы суыкларда җылытса иде һәм Җиңү көнен дә якынайтса иде!
Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы
18 нче январь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге, актив ял яратучы балалар, спорт сөюче яшьүсмерләр өчен боз өстендә күңелле стартлар оештырды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 117 утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын сәламләп, Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, яңа елда республика Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә төп вакыйга булып тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларны югары оештыру дәрәҗәсендә тәэмин итү торачак.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар кышкы чорда обелиск тирә – ягын кардан чистарталар.
18 гыйнварда «Саба-Арена» УСК өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасында катнашучыларны кабул итте. 1 нче лиганың 8 командасы көч сынашты. Өченче урында «Шемордан» дуэты - Наталья Байрамова һәм Галина Гороховатченко булды. Икенче урында-«Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко һәм Равил Галиәкбәров. Җиңүне «Трейд-Металл» дуэты Камил Вилданов һәм Әлфис Вәлиуллин бәйрәм итте. Икенче лигада 15 команда-дуэт катнашты. Өченче урынны «Батерфляй»дуэты Адриан Елесеев һәм Самир Фазуллин яулады,икенче урынга Энҗе Баһманова һәм Алиана Әхмәтҗановның «Комета» дуэты күтәрелде. Җиңүне «Тибхар»дуэты Тимур Шакиров һәм Дамир Билалов бәйрәм итте. Ике лиганың да җиңүчеләре һәм призерлары татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районындагы «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә гражданнар белән очрашу оештырды. Чара товарлар сатканда кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдаудан һәм ялгыш юлга кертүдән яклауга юнәлдерелгән иде.