Олы яшьтәге кешеләр белән очрашу

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районындагы «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә гражданнар белән очрашу оештырды. Чара товарлар сатканда кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдаудан һәм ялгыш юлга кертүдән яклауга юнәлдерелгән иде.

Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, шулай ук срокларны бозу темалары буенча фикер алыштылар. Яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда гамәлләр буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде. Очрашуда катнашучыларның хокукый грамоталылыгын арттыру өчен күрсәтмә һәм мәгълүмати материаллар, белешмәләр һәм буклетлар бирелде, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International