18 нче январь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге, актив ял яратучы балалар, спорт сөюче яшьүсмерләр өчен боз өстендә күңелле стартлар оештырды.

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

18 нче январь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге, актив ял яратучы балалар, спорт сөюче яшьүсмерләр өчен боз өстендә күңелле стартлар оештырды.

Әлеге чарада балаларның активлыгын үстерү, җитезлеген арттыру, ял көннәрен күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан төрле уеннар уйнатылды. Шулай ук балалар белән, форсаттан файдаланып, боз өстендә йөрү һәм кышкы чорда юлларда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре исләренә төшерелде. Саф һавадагы эстафета бөтен кешегә яхшы кәеф бүләк итте. Чарада катнашкан һәр балага татлы күчтәнәчләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International