ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2025 ел
чәршәмбе

           Бүген 27.08.2025 Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында искиткеч матур концерт программасы белән Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм активистлары чыгыш ясады.                            

           Барысын да бәйрәм белән котладылар!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

27 август көнне Иләбәр авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында "Яхшы кәеф дулкынында" концерты булды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Физик активлыкның түбән булуы, тәмәке тарту, тән массасының артык булуы, канда холестеринның югары булуы һәм артериаль басымның югары булуы белән беррәттән, авырулар үсешенең бәйсез, мөстәкыйль куркыныч факторы булып тора.

Тэги: хастаханә

Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасына җирле әһәмияттәге урам юллары төзекләндерелде. Авыл халкы өчен юлларның торышы бик мөһим элемент. Шуңа күрә ел саен бюджеттан әлеге максатлар өчен шактый зур сумма бүлеп бирелә. Быел юлларны ремонтлауга 500 мең сумнан артык акча тотылды. Юлларга вак таш "Рамазан" ҖЧҖ тарафыннан салынды. Алар ел саен үз эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкаралар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында Ворошилов һәм Гагарин урамнары арасында җәяүлеләр күпере авария хәлендә иде. 2025 елда үзара салым акчасына гражданнар бу урында яңа күпер төзергә карар кылды. Менә шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. оешмасы бу җәяүлеләр күперен санаулы көннәрдә төзекләндерде. Хәзер халык яңа җәяүлеләр күпере ярдәмендә елганы имин кичә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Төбәк авылында гражданнарның 2025 ел өчен үзара салым акчасына  "Йөзлеки" чишмәсе төзекләндерелде. Чишмә Ленин һәм Яшьләр урамнары арасында урнашкан. Элек, авылда суүткәргеч булмаганда, авыл халкы бу чишмәдән 100% файдаланган. Ләкин бу тарихи урын соңыннан ташландык хәлгә килгән иде. Менә халык бу чишмәне торгызырга, ара-тирә генә булса да чишмә суын эчәргә карар кылган. Чөнки чишмә суы алмашу процессын һәм баш миенең активлыгын яхшырта, көч артуны тәэмин итә һәм яшәрүгә ярдәм итә, тире һәм чәч өчен файдалы. Авыруларның тулы бер спектрын профилактикалауда ярдәм итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авылында Төбәк авыл кдлубы мөдире һәм күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләре урам концерты оештырдылар. Август аеның ямьле бер кичендә Төбәк авылы урамнары җыр-моңнарга күмелде. Халык эш көненән соң рухи ял итте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Мәгариф өлкәсендә ел саен уздырыла торган әлеге чарада башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International