ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2025 ел
чәршәмбе

26
август, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан дәүләт Советында иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне котладылар

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

25 август Байлар Сабасының үзәк мәйданында  “Җәйге китапханәдә – Сабантуй” чарасы үткәрелде. Чара бирнә җыю күренеше белән башланып китте. Балалар тальян моңнарына кушылып, бергәләп бирнә җыйдылар. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән беррәттән бүләккә китаплар да алып килгән иде балалар. Һәр авылдан килгән китап укучылар бирнә җыючыларны матур шигырь, җыр белән каршы алдылар. Татар биюе серләрен аларга Айсылу Зарипова ачты. Аннары балалар “Әдәби”, “Уеннар”, “Бию”, “Мастер-класслар” мәйданчыкларына таралып күңел ачтылар. “Әдәби” мәйданчыктагы кунакларыбызга: “Саба таңнары” газетасы, якташ шагыйрәләребез Ильмира Гыймаева, Миннегөл Манихова, Әлфия Әхмәтгалиевага  балалар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, шигырь язып карадылар, сорауларына җавап таптылар. Чараны оештыруда актив катнашкан Саба мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин,   Саба сәнгать мәктәбе директоры  Алмаз Газизов, Сәйдәш Солтанов һәм аларның укучылары, Саба үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Альберт Гузялов, Айсылу Зарипова, Радик Локманов , Гөлнара  Мубаракшина, Юныс Гиниятуллин,   Ранис Мухаметзянов, Илнур Муллахметовка рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 авгус көнне "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Тукай урамында, "Тукай урамы безнее урам" дип исемләнгән урам бәйрәме үтте. Август аеның ямьле бер кичендә Өтернәс авылы урамнары җыр-моңнарга күмелде. Халык эш көненән соң рухи ял итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

          Бүген 26.08.2025 Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар белән скрапбукинг дәресе үткәрелде. Фотоальбомны бизәү буенча әзерлек эшләре алып барылды.

         Скрапбукинг-гаилә яки шәхси фотоальбомнар ясау һәм бизәүдән гыйбарәт кулдан эшләнгән сәнгать төре. Төп идея-киләчәк буыннар өчен нинди дә булса вакыйгалар турындагы фотосурәтләрне һәм башка истәлекле әйберләрне озак вакытка саклау.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

05 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр. 2025 елның 27 августы

27 августта иртән, көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә, боз явуы ихтимал.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

 Иске Мичән авылында “Татарстанда – җәй” проекты буенча Зөбәрҗәт чишмәсе янында “Самовар бәйрәме” булып үтте. Мичән  төп гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары әлеге проектта катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Түбән Симет авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада чираттагы "Яхшы кәеф дулкынында" исемле урам концерты булды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

25
август, 2025 ел
дүшәмбе

Җәйге каникул чорында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары төрле һөнәрләр белән танышуларын дәвам иттеләр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International