Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында мәктәпләрдә эшләүче музей җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинар Сатыш мәдрәсәсенә кызыклы экскурсия белән башланып китте. Шулай ук мәктәптә эшләп килгән туган якны өйрәнү музее һәм Ш.З.Зиннуров улына багышланган музейга мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Семинар күңелле тәнәфес, музей дәресе, “Мин беләм” дип исемләнгән эшлекле уен белән дәвам итте.
Семинарда барлык мәгариф учреждениеләрендә мәктәп музейларының уңышлы ачылуы билгеләп үтелде. Мәктәп музейлары гражданлык аңын формалаштыруда һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә аерым роль уйный.