"Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     2026 нчы елның 21 нче  гыйнварында Эзмә мәдәният йортында "Игенче" ҖЧҖнең 2025 елга хисап  ясау җыелышы булды.

Җыелышта Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, «Игенче» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итүче оешма җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

  "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры А.З. Зарипов үз чыгышында  узган елда ирешелгән күрсәткечләр турында җентекләп сөйләде , хуҗалык эшчәнлегенең финанс-икътисадый күрсәткечләренә анализ ясады һәм 2026 елда эшләнәчәк эшләргә планнар куйды.

   Игенчелек һәм механизация юнәлеше буенча баш агроном Галиев Н.Х., баш инженер Аскаров И. Э. чыгыш ясадылар.

Икенче өлештә ун хезмәткәргә авыл хуҗалыгында намуслы хезмәтләре өчен начальник УСХиП Хәсәншин Г.Ш. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның "Рәхмәт хатлары"н тапшырды.

    Барлыгы 174 хезмәткәр акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Хисап җыелышы Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах катнашында концерт программасы белән  тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International