Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының «Килдебәк урта мәктәбе» МББУ укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Чара барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырыла торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.
Балалар хәзер социаль челтәрләрне актив кулланучылар булганлыктан, аларны нигездә товарларны дистанцион ысул белән сатып алу белән бәйле сораулар кызыксындырды. Тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Укучыларның үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар. Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.