Иванова Регина Рафаэль кызын искә алу кичәсе булып узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбендә» “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе, “Жемчужина Татарстана” конкурсы җиңүчесе, волонтер, блогер, Иштуган җирлегендә туып-үсеп, белем алган . Чарада Регинаның әтисе, туганнары, сыйныфташлары, укытучылары, авыл халкы катнашты. Шулай ук, Регина Рафаэлевнаның мәктәп елларына, волонтерлык эшчәнлегенә, конкурсларына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Килгән кунаклар, укытучылар, укучылар белән “Фәрештә” образын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Регина турында булган истәлекләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәдә мәктәп коллективы, укучылар актив катнашты. Балаларыбыз, изгелек кылырга омтылучылар, волонтерлык эшен дәвам итүчеләр булырлар, күңелләрендә гел яхшылык кына булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International