Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
27 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов котлады. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Ветераннарны тормышларында мөһим даталар белән котлау Саба муниципаль районында күркәм традициягә әверелде. 25 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белән тәэмин ителүче Садыйкова Рәшидә Мөхәммәтҗан кызына 90 яшь тулды. Бу көнне аны шундый истәлекле дата белән Саба муниципаль районының Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы вәкиле, Саба муниципаль районында ТР СЗ МТЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы котлады.
2025 елның 27 августыннан 2025 елның 28 августына кадәр Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр – «батырлык билбавы»арасында коляскаларда ачык ярышлар уздырылды.
Әлеге ярышларда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович та катнашты.
Киңәшмә кысаларында район мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә эшчәнлеге белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә танышып чыкты. Әлеге бюджет мәгариф учреждениеләре белән кулга-кул тотынып эшләгәч, һәр балалар бакчасы һәм һәр мәктәпнең күңел җылысын биреп әзерләгән экспонаты зур кызыксыну тудырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән, бердәнбер экземплярда нәшер ителгән үзенчәлекле "ӘЛИФСАБА" дәреслегенең һәр бите аерым тармакны яктыртып, ә бер бите "еллап, тиенләп бүленгән бюджет" һәм үзебезнең җитәкчелек турында булуы белән кызыксыну тудырды.
Туктар авылында тормыш итүче Ахяров Мөхәмәтдин Ахияр улы 27 нче август көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте
Бүген 27.08.2025 Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында искиткеч матур концерт программасы белән Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм активистлары чыгыш ясады.
Барысын да бәйрәм белән котладылар!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
27 август көнне Иләбәр авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында "Яхшы кәеф дулкынында" концерты булды
Физик активлыкның түбән булуы, тәмәке тарту, тән массасының артык булуы, канда холестеринның югары булуы һәм артериаль басымның югары булуы белән беррәттән, авырулар үсешенең бәйсез, мөстәкыйль куркыныч факторы булып тора.