Хоккей чын ир-егетләр уены

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

22 гыйнвар көнне хоккей сөючеләр өчен Иләбәр авылы бозында иптәшләрчә уен оештырылды. Уенның төп оештыручысы-җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов. Бу көнне уенда “Игенче” командасы белән районның Ветераннар командасы очрашты. Кичнең шактый салкын булуына карамастан, сыкылы суыклар безне куркытмый, девизы астында Ветераннар командасы Иләбәргә юл алды. Уен шактый кызу барды. Хоккейда киң таралган буллит алымы да кулланылды, бу очракта һәр уенчы хоккей алкасын көндәшләр капкасына кертү буенча аеруча тырышты. Шулай ук “өчкә өч” дип аталган форматта да ярышты уенчылар. Нәтиҗәдә, “Игенче” командасы 2:4 исәбе белән җиңү яулады.

 Әлеге боз мәйданчыгында уенчылар өчен бөтен уңайлылыклар тудырылган. Уңайлы шартлар белән эшләнгән туалет, чишенү бүлмәләре.  Һәр җирдәге тәртип, чисталык та күңелләренә хуш килде уенчыларның. Яңа технологиялар буенча кайнар су белән катырылган боз ялтырап тора, уенга бернинди хилафлык китермәслек дәрәҗәдә катырылган бозда уйнавы да рәхәт, дип фикерләре белән уртаклашты хоккейчылар. Уен дусларча атмосферада үтте һәм бозлы-алкалы гыйнвар киче кайнар күңелле чәй табыны артында тәмамланды.

Әлеге уен, очрашу өчен Ветераннар командасы җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зариповка зур рәхмәтләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International