Уңыш дулкынында

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Йөзүне үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, 16 гыйнварда "Саба" йөзү бассейнында сәламәтләндерү төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча ярыш узды. Балалар өчен бу аларның спорт тормышында беренче ярыш, мөһим адым булды. Алар төрле яшь категорияләрендә, 25 һәм 50 м дистанциядә көч сынаштылар. Барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр! Барыгызга да алга таба җиңүләр һәм сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International