22 нче гыйнвар көнне Саба урта мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары белән Шемордан урманчылыгының участок урманчысы И.А.Зиннәтуллин һөнәри юнәлеш буенча очрашу уткәрде. Чара барышында балалар урманнарны һәм экосистемаларны саклауның әһәмияте турында күп мәгълүмат алдылар. Илгиз Альберт улы, урман утыртмаларын торгызу һәм урман янгыннарын булдырмау кебек, урманчы эшенең төрле аспектлары турында сөйләп, үзенең практик белемнәре белән уртаклашты. Укучылар әлеге һөнәргә кызыксыну күрсәттеләр һәм урман хуҗалыгына кагылышлы күп кенә сораулар бирделәр.