ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

   Прививкалар календаре кысаларында,  14 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Лесхоз участок хастаханәсе шәфкать туташы яшәүчеләргә пневмококк инфекциясенә каршы планлы вакцинация һәм дифтерия, столбнякка каршы ревакцинация үткәрде. Тәрбияләнүчеләргә вакцинадан соңгы чорда киңәшләр бирелде

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Һәр ял саен Мишә авыл  җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Һәр ял саен Мишә авыл  җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол, волейбол, өстәл теннисы, баскетбол ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

 Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә Педагогик сыйныф атналыгы үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә кызыклы дәресләр, мастер-класслар һәм класс сәгатьләре планлаштырылды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Балалар дөнья турындагы мәгълүматның 80% күзләр аша ала, ләкин начар күрүгә сирәк зарлана — аның өчен тонык дөнья гадәти булырга мөмкин. Шуңа күрә ата-аналар игътибарлы булырга тиеш.

Тэги: хастаханә

10 апрель көнне Кукмара районы Олыяз авылында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика фестивале булып узды. Фестивальдә Саба  районы данын яклап Тимершык авылыннан Биктимировлар нәселе катнашты. Алар сәхнәдә югары дәрәҗәдәге чыгыш күрсәттеләр, архив документлары белән теркәлгән бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биктимировлар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.  Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.  Алдагы эшләребез дә уңышлы булсын.

Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, без дә төзеп, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Балтач» МДСУ Кече Шыңар авылында ремонт эшләрен төгәлләде. Юл озакка чыдар дип өметләнәбез. Яңартылган юл өслеге транспорт хәрәкәтенең куркынычсызлыгын сизелерлек яхшыртачак.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатты дәвам итә. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Чемпионат ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләренең иң яхшы волейбол коллективларын берләштерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Зур сәяхәте" проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбе укучылары Саратов өлкәсенә турында өйрәнделәр. Алар өлкәнең мәдәнияте һәм традицияләре, Саратовның Күңелле гармун серләре турында белделәр, истәлекле урыннар белән таныштылар. Иҗат остаханәсе барышында Саратовтан күңелле гармун ясадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International