«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә конкурсының зона турында Тимершык авыл җирлегеннән Биктимировлар гаиләсе призлы урынны яулады.

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

10 апрель көнне Кукмара районы Олыяз авылында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика фестивале булып узды. Фестивальдә Саба  районы данын яклап Тимершык авылыннан Биктимировлар нәселе катнашты. Алар сәхнәдә югары дәрәҗәдәге чыгыш күрсәттеләр, архив документлары белән теркәлгән бай эчтәлекле күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биктимировлар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.  Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.  Алдагы эшләребез дә уңышлы булсын.

Авылыбызда нәсел чылбырын барлап, шәҗәрә төзүчеләр артуы, туганнарның тагын да якынаюы күңелгә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә рәхәтлек бирә. Әйдәгез, без дә төзеп, балаларыбызга кадерле ядкәр калдырыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International