Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә Педагогик сыйныф атналыгы үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә кызыклы дәресләр, мастер-класслар һәм класс сәгатьләре планлаштырылды. Педагогик сыйныф атналыгын үткәрүнең төп максаты - укучыларның һөнәри юнәлешен формалаштыру, аларның педагогик эшчәнлеккә кызыксынуын үстерү, тәрбия эше һәм педагогик культура күнекмәләрен үстерү. 6Б сыйныф укучылары 1 - 4 сыйныфларда дәресләр үткәрделәр. Әлеге чарага укучылар ныклап әзерләнделәр. Барлык дәресләр дә кызыклы һәм файдалы үтте!