11 апрель көнне Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды. Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында Рәдифнең туганнары чакырылды. Турнирда теннис яратучылар катнашты. Турнирда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Мамалай авылы яшьләренә һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләренә турнирны оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез.
"Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 04.08.2023 №417-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы партнерлык (ислам) финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру өчен пилот субъектлар санына керде.
Татарстаннан 3 апрельдә «Нәфис» фонды җибәргән гуманитар йөк Иранга кадәр барып җитте. Өч фура зыян күргән төбәккә көнкүреш химиясе һәм гомуми авырлыгы 51 тоннадан артык булган көнбагыш мае алып килгән. Гуманитар партия Ирандагы Кызыл ярым ай җәмгыятенә тапшырылган. Бу оешма тыныч халыкка ярдәм өләшүне тәэмин итәчәк.
Сөяк миен һәм гемопоэтик (кан ясалу) тамыр күзәнәкләрен күчереп утырту — каты авыруларны һәм иммун системасы какшау аркасында килеп чыккан халәтләрне дәвалауның заманча һәм нәтиҗәле ысулы. Күчерү өчен, хәтта аз күләмдә булса да, кан ясалуны һәм иммунитетны тулысынча торгызырга сәләтле уникаль биологик материал кулланыла. Материал чыганаклары — сөяк миен һәм периферик кан.
Түбәндә донорларның Федераль регистры һәм донорлык процедурасы турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар тупланган.
Шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты Яр Чаллы шәһәрендә 2026 елның 10 апреленнән 12 апреленә кадәр узды.
Стартка Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.
Нәтиҗә:
- Ирләр командасы 5 нче урынны алды.
-1 нче хатын-кызлар командасы 4 нче урынны алды.
-2 нче хатын-кызлар командасы 5 нче урынны алды.
Истәлекле дата — кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулу уңаеннан безнең тәрбияләнүчеләр йолдызлар һәм галактикалар дөньясына мавыгып чумдылар. Аларның хезмәт нәтиҗәсе булып «Космические просторы» дигән исем астында матур стена газетасы һәм балалар рәсемнәре тора.
Пятигорскта нардлар буенча балалар - яшүсмерләр турнирының рәсми ярышлары тәмамланды. Безнең спортсменнар өчен бу быел Бөтенроссия турнирына икенче тапкыр чыгу булды һәм без бу чыгышның Суздальдагыга караганда да уңышлырак булуына сөенәбез!
Уртак копилкада безнең 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медале бар!
Мөхәммәтова Сафия-бронза медаль озын һәм көмеш медаль кыска блицларда.
Кәримуллина Сафия - алтын медаль озын, көмеш медаль озын-блиц,
Кәримуллина Камилла - алтын медаль кыска-блиц.
Камалдинов Айдар - бронза медаль озын, көмеш медаль кыска-блиц .
Фазылов Илназ-алтын медаль озын-блиц, алтын медаль кыска-блиц, бронза медаль кыскаларында!
Галимуллин Данияр - көмеш медаль озын блицларда.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
12нче апрель көнне өстәл теннисы бүлегендә космонавтика көнен билгеләп үттеләр. 22 команда 2 лигада катнашты. 1 лигада Динара Исмаилова һәм Камил Вилданов (Гасыр) дуэты җиңү яулады. Икенче урында Илсаф Латыйпов-Раян Йосыпов (Тибхар), өченче урында Владимир Богданов-Нияз Шаманов. 2 лигада СМЭШ (Петров-Сираҗиев) командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урында «Гасыр» һәм "Батерфляй" командалары.
2026 елның 11 - 12 апрелендә Казанда Татарстан Республикасының 2026 елгы бадминтон өметләренең 2 туры узды. Ярышларга безнең республикадан 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 223 спортчы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 784 матч уйналды.
Безнең спорт мәктәбеннән 18 спортчы катнашты.
2 тур призерлары һәм чемпионнары:
2014-2015 еллар:
3 урын-Борһанов Данияр
2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)
3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан)
2016 елгы һәм кече
1 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
2 урын - Сафин Зиннәтулла
2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям
3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!