12нче апрель көнне өстәл теннисы бүлегендә космонавтика көнен билгеләп үттеләр. 22 команда 2 лигада катнашты. 1 лигада Динара Исмаилова һәм Камил Вилданов (Гасыр) дуэты җиңү яулады. Икенче урында Илсаф Латыйпов-Раян Йосыпов (Тибхар), өченче урында Владимир Богданов-Нияз Шаманов. 2 лигада СМЭШ (Петров-Сираҗиев) командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урында «Гасыр» һәм "Батерфляй" командалары.
2026 елның 11 - 12 апрелендә Казанда Татарстан Республикасының 2026 елгы бадминтон өметләренең 2 туры узды. Ярышларга безнең республикадан 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 223 спортчы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 784 матч уйналды.
Безнең спорт мәктәбеннән 18 спортчы катнашты.
2 тур призерлары һәм чемпионнары:
2014-2015 еллар:
3 урын-Борһанов Данияр
2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)
3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан)
2016 елгы һәм кече
1 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
2 урын - Сафин Зиннәтулла
2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям
3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!
11нче апрельдә өстәл теннисы буенча Кукмара районы башлыгы Ачык Кубогының 1нче этабы тәмамланды. Ир-атлар арасында финалда Сабалылар Әлфис Вәлиуллин һәм Илсаф Латыйпов очрашты, Илсаф 3-1 исәбе белән җиңеп пьедесталның 1 баскычына күтәрелде. Хатын-кызлар арасында, барлык көндәшләрне җиңеп, безнең Динара Исмаилова беренче!
12 апрель көнне Балтачта ООО "Индустрия" призына муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре комндалары арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне Саба командасы яулады, икенче нәтиҗә Балтач, өченче күрсәткеч Татарстан Рәисе админтистрациясе командасында.
Шәмәрдән авылының хезмәт коллективлары арасында өстәл теннисы буенча мавыктыргыч ярышлар узды. Турнир Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
Олы Кибәче авыл клубында "Гармунчы булсын ярың" концерты булды, анда бик күп тамашачы катнашты. Чара тантаналы ачылыштан башланып, сәхнәгә талантлы гармунчылар һәм баянчылар чыкты. Артистларның чыгышлары тамашачыларда соклану уятты. Һәр номер хисләр һәм энергия белән тулы иде, ә гармунчылар һәм баянчылар югары дәрәҗәдәге осталык һәм артистлык күрсәттеләр. Бигрәк тә күңел белән һәм үз эшләрен яратып башкарылган композицияләр истә калды. Концертны оештыручылар бәйрәм һәм шатлык рухы тудырырга тырыштылар. Тамашачылар чыгыш ясаучыларга алкышлар һәм биюләр белән теләктәшлек күрсәттеләр. Чара азагында кунаклар артистларга бүләк ителгән хисләре һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Гармунчы булсын ярын" концерты Олы Кибәче авыл клубының мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Ул тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте һәм яңа иҗади казанышларга илһамландырды.