«Молодёжь и дети» һәм «Семья» милли проектлары кысаларында 2026 елда Сабин районында «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 “Кыңгырау”» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре актив алып барыла.
Бүгенге көндә объектта 26 белгеч хезмәт куя. Подряд оешмасы тарафыннан актив төзекләндерү (отделка) һәм электр монтажы эшләре башкарыла. Үткәрелә торган чаралар комплекслы характерда һәм балалар бакчасы бинасын тулысынча колачлый. Төп максат — балаларны тәрбияләү һәм үстерү өчен заманча, имин һәм уңайлы шартлар булдыру.
Искәртеп узабыз, ремонт эшләре вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм белем бирү процессының өзлексезлеген саклау максатыннан балалар бакчасының 119 тәрбияләнүчесе вакытлыча районның башка мәктәпкәчә учреждениеләренә күчерелде. Район мәгариф бүлеге һәм балалар бакчасы җитәкчелеге ата-аналар белән кирәкле оештыру эшен алып барды.
Барлык эшләр расланган график буенча башкарыла. Төзелеш сезоны тәмамлангач, балалар яңартылган, матур һәм заманча балалар бакчасына әйләнеп кайтачак, анда иминлек һәм сыйфатның иң югары стандартлары тәэмин ителәчәк.