Саба муниципаль районының Гигиена һәм эпидемиология үзәге бинасында эчке ремонт эшләре актив рәвештә бара. Хәзерге вакытта подряд оешмасы иске эчке диварларны тулысынча сүтеп, биналарны штукатуркалый.
Объектта көн саен төзүчеләр бригадасы эшли: 14 кеше төзекләндерү эшләре белән, 5 кеше — түбә ябуда, тагын 2 белгеч электр монтажы эшләрен башкара.
Исегезгә төшерәбез, Гигиена һәм эпидемиология үзәге районның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүче төп учреждение булып тора. Аның составына санитар-гигиена, бактериология һәм паразитология лабораторияләре, шулай ук дезинфекция хезмәте керә. Ремонт тәмамлангач, учреждение заманча шартларда, барлык норматив таләпләргә туры китереп, уңайлырак эшләячәк.
Эшләр план буенча бара.