12 апрельдә илебез истәлекле бәйрәм — Космонавтика көнен билгеләп үтә.
Әлеге вакыйга алдыннан МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында «Йолдызларга сәяхәт» дигән кызыклы тематик атна узды. Тәрбияләнүчеләр тәҗрибәләр, ачышлар һәм күңел ачулар аша мавыктыргыч космик сәяхәткә бардылар. Атна барышында яшь космонавтлар космос белән таныштылар, Кояш системасының иллюстрацияләрен, моделен кызыксынып карадылар, планеталарның исемнәрен өйрәнделәр. Балаларны кызыклы сынаулар көтте. Космонавтлар буларак, алар "очыш алдыннан" физик әзерлек уздылар, зарядка һәм күнегүләр ясадылар. Балалар стильләштерелгән эстафеталарда катнаштылар: чүп-чарны җыеп тәртип урнаштырдылар, киртә аша үттеләр, ракеталарда үз космодромыннан «старт алдылар». Бу шөгыльләр нәтиҗәсендә балалар галәм турындагы белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, бәлки үзләрен Галәмнең чын тикшеренүчеләре итеп тә хис иттеләр.