ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

“Балалар инициативалар  үзәге” конкурсының муниципаль этабы үзды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза.  

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Без дә бу мөһим инициативага актив кушылдык, читтә калмадык. Уртак тырышлык белән авылларыбызны тагын да чистарак һәм уңайлырак итә алырбыз дип ышанабыз.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы буенча 2021 елда Федераль Собраниегә юллама барышында яңгыратылган мәдәни инициативаларның президент фонды (алга таба - МИПФ) мәдәният, сәнгать, креатив һәм иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм итә.

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Югары Симет авыл җирлегеннән  ике команда актив катнаша. Командаларга  уңышлар телибез!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәдәният учреждениеләре эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Наркомания проблемасы бөтен дөньяда иң актуаль һәм әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемаларның берсе. 

 14 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре яшьләр белән «Наркомания - бәла билгесе» дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында наркомания проблемасы, наркотик препаратлар куллануның нәрсәгә китерүе, аларның кеше организмына ничек зарарлы йогынты ясавы турында сөйләшенде. Балаларга шулай ук очраклы рәвештә наркотиклар йогынтысына эләкмәс өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, наркоманнар тарафыннан басым төрләре, аларның провокациясенә ничек бирешмәскә һәм кызыктырудан качарга кирәклеге турында сөйләнде. Чара дәвамында бернинди шартларда да наркотикларны татып карарга ярамый дигән кисәтү яңгырады, чөнки бәйлелек инде беренче тапкырдан ук барлыкка килә. Аннары әңгәмәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, аның нәтиҗәләре буенча барысы да сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирделәр, наркоманиягә тискәре карашларын белдерделәр, наркотиклар таратучы кешеләрне гаепләделәр, шулай ук яшьләр төрле чыгышлы наркотик матдәләрне саклау һәм тарату өчен җинаять җаваплылыгының 14 яшьтән башлануын белделәр. Чара газета чыгару белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. 16 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Сәйлән» клуб берләшмәсе балалары өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде. Бу пәнҗешәмбе көнне бөек татар шагыйренең «Туган җиремә» дигән танылган шигыре яңгырады. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

"Курсабаш" командасы волейбол буенча Саба районы чемпионатында актив катнаша. Бу авылда яшәүчеләрнең спорт активлыгының югары дәрәҗәдә булуын һәм җирле хакимиятнең халык арасында массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итүен күрсәтә. Волейбол уеннарны оештыру җиңеллеге аркасында популяр спорт төре булып тора. Ул яшьләрнең сәламәтлеген ныгытуга, команда рухын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә.Шулай итеп, "Курсабаш" командасы волейбол уенын популярлаштыруда мөһим роль уйный.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән  үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International