Эзмә авыл җирлегендә өмәләр

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза.  Икеайлыкның максаты - территорияләрнең санитар-экологик торышын яхшырту, республика торак пунктларының һәм автомобиль юлларының чисталыгын тәэмин итү. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Эзмә авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрендә, шәхси хуҗалыкларында урамнарны, территорияләрне, чишмәләрне һәм юлларны чүп-чардан чистарту буенча өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International