11 февральдә өлкәннэр йортында, шәфкать туташы өлкәннәр өчен массаж туплары һәм "Дон"күпфункцияле тренажер панельләрен кулланып, кулларның вак моторикасын стимуллаштыру күнекмәләре үткәрде. Бу шөгыльләр вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән, алар сөйләм һәм когнитив үсешкә файда китерә, чөнки баш миендәге сөйләм үзәкләрен стимуллаштыра. Бу күнегүләр шулай ук игътибарны, хәтерне, логик фикерләүне, тирә-юньдәге ориентацияне яхшырта.
Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды. Гала-концерт алдыннан фойеда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасын чагылдырган күргәзмә эшләде. Концерттан соң фестивальдә җиңү яулаган һәм актив катнашкан хезмәт коллективлары җитәкчеләрен Саба мунициапль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бәйгегә иҗади якын килгәннәре, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу иҗат фестивалендә Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәнләре лаеклы III урынны яулады. Котлыйбыз!!!
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
11 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның беренче көне башланды.
Районыбыз предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды һәм 10 февраль көнне иҗат фестиваленә йомгак ясалды Эзмә авыл җирлеге беренчелекне алды.
Бина түбәләреннән кар һәм боз төшү ихтималы булган урыннарда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белешмәлек.
9 февраль көнне Тимершык урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры Карамов А.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктимирова Э. Г., директор киңәшчесе Хантимирова А. М., педогогик оештыручы Гыйниятуллина И.И., хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча "За пределом" фильмын карадылар.
Чакырылган кунаклар: Тимершык авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев А .Х. һәм полициянең өлкән участок уполномоченные – Россия эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәре полиция майоры Гатин Марат Мөрсәлим улы.
Хәзерге җәмгыять үсешендә билгеләнгән уңай тенденцияләргә карамастан, без дәүләтебезнең катлаулы күчеш чорында яшәвебезне аңлыйбыз һәм яшь буын вәкилләре катлаулы социаль-психологик ситуацияләргә һәрвакытта да әзер түгел, бу аларны деструктив һәм асоциаль характердагы күренешләргә китерә.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм хоккей мәйданчыгын кардан чистарту оештырылды.
Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. ИП Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм хоккей коробкасы кардан чистартылды. Хоккей коробкасы ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!
9 февраля в Шеморданском доме культуры состоялся муниципальный этап Республиканского фестиваля родословной «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез». Тимершикское сельское поселение представили известные в селе трудолюбивые потомки - внуки Биктимера, занявшие 1 место.
В нашей деревне растет число родословных, выстраивающих свою родословную, еще большее сближение родных доставляет душе невыразимое удовольствие.
Республика күләмендә үткәрелүче «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район этабында барлык мәктәпләрнең дә әти-әниләр комитетлары катнашып, уңышлы чыгыш ясады.