«Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп»

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне Саба мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, Хәтер китабына төрәнеп» район фестиваленең йомгаклау отчет концерты булды. Фестиваль-конкурста катнашучылар арасында Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгышы үрнәк буларак бәяләнде һәм беренче урынга лаек булды. Һәм безгә, Эзмә җирлеге үзешчәннәренә, тагын зур сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп булды. Якташыбыз Хөсәенов Шәйхлислам тормышыннан театральләштерелгән өзек, үзешчән сәнгать башкаруындагы җырлар тамашачыларны тарихта әһәмиятле чорга күчергәндәй таң калдырды. Ә фойеда кунаклар өчен Ш. Хөсәеновның шәхси әйберләреннән, бүләкләреннән, фоторәсемнәреннән, аның батырлыклары турындагы китаплардан һәм газета мәкаләләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Тамашачылар артистларның уенына эмоциональ җавап бирделәр, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International