ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең иң яңа тарихында икътисадның башка тармаклары белән чагыштырганда сәүдә аеруча тиз үсеш күрсәтте. Бүген кулланучылар базары-ул:

Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе таләпләре һәм шартларын үтәү нигезендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенен 2026 елның 12 нче январь боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчысына "өченче спорт разряды" бирелде - Сафина Иделия- өстәл теннисы дисциплинасы, (тренер-укытучы Екатерина Сергеевна Ищенко). Иделияне котлыйбыз, спорт осталыгының тагын да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә җиңеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңү юнәлешендә хәрәкәт итәргә телибез! Тренерга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 10 февраль көнне Иске Мич авыл мәдәният йортында Яңа Мич авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-йөрәк ярам» музыкаль - патриотик кичә үткәрелде. Чарага Керәнне авылыннан Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар, Иске Мичән авылыннан Байназаров Наил чакырылган иде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2025 елда районда Саба муниципаль районы авыл җирлекләре предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале узды. Безнең мәктәп өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фестивальдә актив катнашулары өчен коллективка рәхмәт белдерәбез. Сезгә алга таба да уңышлар, яңа казанышлар һәм киләчәк казанышлар өчен илһам телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Байлар Сабасының үзәк мәйданы: Яңа ел чыршысын сүтү төгәлләнде

Тэги: окс ОКС

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кара урман» фильмының премьерасы! 2026 елның 12 феврале – бөтен Татарстан Республикасы кинотеатрларында прокат башланды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы" на төренеп" исеме астында узган чараның нәтиҗәләре  билгеле булды. Төрле жанрдагы чыгышларга бай булган тамашабыз уңай бәяләнеп, Финанс-бюджет палатасы һәм  Казначылык департаменты территориаль бүлегенең күмәк иҗади хезмәте 1 урынга лаек булды.

Шәмәрдәннең «РОСТ» лицее активистлары иң кырыс кышкы чорда да чын волонтерлык хәрәкәтен күрсәтәләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

10 февральдә Шәмәрдән авылында яшәүче хөрмәтле Филиппова Гөлбанур үзенең 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул лаеклы рәвештә Бөек Ватан сугышы тылы ветераны исемен йөртә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

9 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «эзелбезсез гаилә — Тарихта Гасырлар кайтавазы»республика Шәҗәрә конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International