"Саба-Арена" мәктәбе спортчысына "өченче спорт разряды" бирелде

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе таләпләре һәм шартларын үтәү нигезендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенен 2026 елның 12 нче январь боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчысына "өченче спорт разряды" бирелде - Сафина Иделия- өстәл теннисы дисциплинасы, (тренер-укытучы Екатерина Сергеевна Ищенко). Иделияне котлыйбыз, спорт осталыгының тагын да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә җиңеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңү юнәлешендә хәрәкәт итәргә телибез! Тренерга сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International