Тыл ветераны юбилее!

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

10 февральдә Шәмәрдән авылында яшәүче хөрмәтле Филиппова Гөлбанур үзенең 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул лаеклы рәвештә Бөек Ватан сугышы тылы ветераны исемен йөртә.

Хакимият һәм төбәк халкы исеменнән кадерле гөлбанур ханымны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм бәхет телибез!

Туганнары һәм якыннары янәшәдә булсын, һәр яңа көн шатлык һәм елмаю китерсен.

Авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев юбилярга килде һәм район җитәкчелеге исеменнән ихлас котлауларын җиткерде.

Озын гомер сезгә, кадерле ветераныбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International