2025 елда районда Саба муниципаль районы авыл җирлекләре предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале узды. Безнең мәктәп өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фестивальдә актив катнашулары өчен коллективка рәхмәт белдерәбез. Сезгә алга таба да уңышлар, яңа казанышлар һәм киләчәк казанышлар өчен илһам телибез.