15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 10 февраль көнне Иске Мич авыл мәдәният йортында Яңа Мич авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-йөрәк ярам» музыкаль - патриотик кичә үткәрелде. Чарага Керәнне авылыннан Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар, Иске Мичән авылыннан Байназаров Наил чакырылган иде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында үз хезмәт бурычларын үтәгән һәм Ватаннан читтә һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Китапханәче Фирдәвес Ясәви кызы Әфган вакыйгалары турында сөйләде, әңгәмәне «Әфганстан - йөрәк ярасы» фильмы күрсәтү белән озата барды. Әфганстанның Совет һәм хөкүмәт гаскәрләрен кертү сәбәпләре, совет солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы, совет сугышчыларының җирле халыкка күрсәткән ярдәме турында белдек. «Әфганстан-йөрәк ярасы " китап күргәзмәсе ясалды