Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды. Гала-концерт алдыннан фойеда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасын чагылдырган күргәзмә эшләде. Концерттан соң фестивальдә җиңү яулаган һәм актив катнашкан хезмәт коллективлары җитәкчеләрен Саба мунициапль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бәйгегә иҗади якын килгәннәре, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу иҗат фестивалендә Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәнләре лаеклы III урынны яулады. Котлыйбыз!!!