Республика күләмендә үткәрелүче «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район этабында барлык мәктәпләрнең дә әти-әниләр комитетлары катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 9нчы февраль көнне, Саба урта мәктәбе базасында зона этапларында җиңү яулаган 5 команда финалда көч сынашырга җыелды. Бәйге 3 этаптан торды: беренчесе – «Безнең тату сыйныф» дип исемләнгән визит карточкасы, икенчесе – Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган иҗади номер, өченчесе – «Бердәм тәрбия мохите: әти-әниләр, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе» дип исемләнгән иҗади проектны тәкъдим итү. Командалар киемнәре, үз-үзен тотышлары, күңелле һәм оригиналь чыгышлары, идея уйланылышы белән жюрины да, тамашачыларны да шаккатырды. Саба гимназиясенең әти-әниләр комитеты республика күләмендә үткәреләчәк зона бәйгесендә катнашу хокукын алды. Аларга иҗади уңышлар телибез!