14 февраль көнне Шекше төп мәктәпбендә авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Радик Рамазан улы катнашында 2026 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап парламент дәресе үткәрелде. Дәрес " Хезмәт һәм сугыш батырлыгы белән Ватанны данлыйбыз!". Интерактив элементлар белән укучылар өчен парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ибәтуллин Рузил Рафиль улы үткәрде. Дәрес барышында укучылар ил тарихында дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы мөһим моментларга бәйле төп даталар һәм вакыйгалар турындагы сорауларга җавап бирделәр Радик Рамазан улы ассызыклаганча, Ватанга төрлечә хезмәт итәргә мөмкин: армиядә яки дәүләт хезмәтендә генә түгел, волонтерлык, иҗтимагый оешмаларда катнашу, мәдәни һәм мәгариф инициативаларына ярдәм итү аша да. Ул укучыларны актив гражданнар булырга, инициатива күрсәтергә һәм җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертергә өндәде. Парламент дәресе танып белү генә түгел, илһамландыручы вакыйга да булды. Ул балаларга илнең киләчәгендә үз ролен аңларга һәм аларның һәркайсының уртак эшкә үз өлешен кертә алуын аңларга ярдәм итте.
2026 елның 15 февралендә"Саба-Арена" спорт мәктәбе "өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 1 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 67 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды: 2014 - 2015 елгы, малайлар: 1 урын-Шаһиев Айзат (Саба) 2 урын-Шәймәрданов Азамат (Саба) 3 урын-Закиров Самир, Гыйлманов Кәрим (икесе дә Саба) 2014 - 2015 елгы, кызлар: 1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) 2 урын - Гайнетдинова Раилә (Теләче) 3 урын-Әхтәмова Алия, Рәхимуллина Иллария (икесе дә Кукмара) 2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар: 1 урын - Гайфиев Булат (Кукмара) 2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба) 3 урын - Салихов Рияз (Саба), Кәримов Әмил (Кукмара) 2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар: 1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара) 2 урын-Закирова Ләйлә (Кукмара) 3 урын-Әхмәтова Гүзәл, Садретдинова Алинә (икесе дә Кукмара). Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата-аналарны котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика турында уңышлар телибез.
2026 елның 14 февралендә Киров районының Урта Шуни авылында ир-атлар арасында Социалистик Хезмәт Герое т.а. Галиәхмәтов исемендәге Кубокка хоккей турниры узды. Бу вакыйга ел саен төбәкнең иң яхшы спортчыларын җыя һәм тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә!
2026 елның 13 февралендә Яшел үзән шәһәрендә Татарстан Республикасының "Профсоюз яшьләр лигасы" чаңгы ярышлары узды.
2026 елның 15 февралендә Евлаштау авылында ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы матчлары узды. Көннең иң якты вакыйгаларыннан берсе‑«Ястребы-Шемордан» командасының «Игенче» коллективы белән очрашуы.
16-22 февральдә Россиядә ир-атлар сәламәтлеген саклау атналыгы билгеләп үтелә. Бу-чын көчнең үз-үзеңә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәттә чагылуын искә төшерү өчен мөһим вакыт. Ир — атның сәламәтлеге-гаилә иминлегенең һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгының нигез ташы.
14нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар.
Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Саба урта мәктәбендә узган «Мәктәп волейбол лигасы» район ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Алда булучы ярышларда да уңышлар телибез.
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.
14 февраль көнне Югары Симет урта мэктэбендэ «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.
15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан Язлы Арташ авыл клубында Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабя - Чурчи авыл клубы , Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде
Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.