16.02.2026 елга метеорологик кисәтү
Саба район үзәк китапханәсендә шагыйрә, журналист Илсөяр Иксановага 60 яшь тулу уңаеннан, “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе белән “Җанымның әрнегән чагы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кичә барышында китапханәчеләр Илсөяр Иксанованың бай иҗат юлы, аның журналистикадагы эшчәнлеге һәм татар әдәбиятында тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең иҗаты — ул хатын-кыз җанының иң нечкә кылларын тибрәтүче, тормышның ачысын-төчесен аңларга ярдәм итүче тирән фәлсәфә икәнлеге басым ясап әйтелде.
Катнашучылар да Илсөяр Иксанова иҗатының үзләренә ни өчен якын булуы белән уртаклаштылар, аның әсәрләрендәге чынбарлыкны, ихласлыкны һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне билгеләп үттеләр.
Әдәби сәгать бик җылы, дустанә мохиттә узды.
Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары очен «Сау бул Әлифба» бэйрэме уткэрелде. Укучылар бэйрэмдэ шигырьлэр сойлэделэр, матур жырлар жырладылар, биеделэр хэм «Белем доньясы» тукталышында узлэренен белемнэрен сынадылар. Укучыларга хэм сыйныф житэкчесе Сиринэ Рафаилевнага алга таба да зур унышлар телибез.
Урамда игътибарлырак булыгыз!
Түбәдә җыелган кар массасының төшүе бик куркыныч!
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның өченче көне булып узды.
13 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында «өстәл теннисы Профессиональ лигасы чемпионаты» халыкара спорт ярышларының 3нче туры старт алды. Бу этапта 8 команда очраша һәм түгәрәк буенча уйный. Красноярск,Түбән Тагил,Пенза,Самара,Чиләбе, Уфа, Химки. Саба-Татарстанны Хайем Исмаилов, Павел Галантов, Гадел Вәлимөхәммәтов, Камил Вилданов, Илсаф Латыйпов, Раян Йосыпов тәкъдим итә. 2 тур нәтиҗәләре буенча 16 командадан безнең егетләр 7 нче позициядә.
Выкса шәһәрендә параллель рәвештә «С» югары лигасының хатын-кызлар туры уза, анда безнең «Саба-Татарстан» командасы Динара Исмаилова, Алиса Гайнуллина,Галина Гороховатченко, Динә Батыршина катнаша. Безнең кызлар 2 тур нәтиҗәләре буенча шулай ук 16 команда арасыннан 3 нче позициядә баралар. Марафонда темпны саклап калырга телибез.
Көчле кар һәм бураннардан соң Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә урамнарны кардан чистарту оештырыла. Эшне "Туган як"ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм кардан чистарту даими оештырыла.
"Яшь оста"төбәкара конкурсы укучыларын тантаналы бүләкләү