"Кышкы спартакиада - 2026"

2026 елның 14 феврале, шимбә

14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның өченче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген волейбол буенча ярышлар кертелгән. Ярышларда 9 команда катнашты: Б.Саба, Гимназия, Мичән 1, Мичән 2, Изма, Шикше, Курсабаш, Әтнә районы Көңгәр, Теләче районы Барс командалары. Җиңүче булып Саба районының 2 нче Мичан командасы танылды. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International