«ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 1 турына сайлап алу ярышлары.

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

2026 елның 15 февралендә"Саба-Арена" спорт мәктәбе "өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы базасында «ТР Бадминтон өметләре - 2026"ның 1 турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 67 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды: 2014 - 2015 елгы, малайлар: 1 урын-Шаһиев Айзат (Саба) 2 урын-Шәймәрданов Азамат (Саба) 3 урын-Закиров Самир, Гыйлманов Кәрим (икесе дә Саба) 2014 - 2015 елгы, кызлар: 1 урын-Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) 2 урын - Гайнетдинова Раилә (Теләче) 3 урын-Әхтәмова Алия, Рәхимуллина Иллария (икесе дә Кукмара) 2016 елда туган һәм кечерәк, малайлар: 1 урын - Гайфиев Булат (Кукмара) 2 урын-Мөхәммәтшин Ислам (Саба) 3 урын - Салихов Рияз (Саба), Кәримов Әмил (Кукмара) 2016 елда туган һәм кечерәк, кызлар: 1 урын-Хаҗиева Әмилә (Кукмара) 2 урын-Закирова Ләйлә (Кукмара) 3 урын-Әхмәтова Гүзәл, Садретдинова Алинә (икесе дә Кукмара). Чемпионнарны, призерларны, тренерларны, ата-аналарны котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика турында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International