«Россия чаңгы юлы-2026»

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.

14 февраль көнне Югары Симет урта мэктэбендэ «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.

Бу актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә торган чара булып тора. Урта мәктәп ярышта актив катнаштылар. Ярышта жинуче егет-кызларыбызны Югары Симет авыл жирлеге башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы котлады һәм грамота, акчалата буләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International