Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан Язлы Арташ авыл клубында Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабя - Чурчи авыл клубы , Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде

Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.

Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International