Мәктәп волейбол лигасы

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

14нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

Кызлар арасында беренче урынны  Тимершык  урта мәктәбе, икенче урынны Лесхоз урта мәктәбе, өченче урынны Шәмәрдән лицее командалары алды.

Егетләр арасында беренче урынны Симет урта мәктәбе, икенче урынны Тимершык урта мәктәбе, өченче  урынны  “ОНИКС” мәгариф үзәге командалары яулады.

Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүче командаларны котлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International