«Яшьлек» яшьләр үзәге, районыбызның кышкы спорт төрләрен үз итүчеләрне кабат чаңгы юлына бастырды.
Спектакль талантлы драматург Г.Мөхәммәдшинның «Гафу итэ алсан,эгэр»
«ИКаРенок» һәм «Икар-Старт» республика ярышлары узды
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!
Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары бара. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыя. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнаша.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Иләбәр авылында уздырылган Саба районы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, шулай ук һөнәри белем бирү системасын үстерү максатларында икътисадның реаль секторын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы белән берлектә Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары буенча навигатор эшләнде.
15 февраль көнне Явлаштау авылында алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды. Шекше авыл җирлеге хоккей командасы Явлаштау авыл җирлеге хоккей командасы белән очрашты һәм 6:3 исәбе белән җиңелде.
Иске Икшермә авыл җирлегендә "Россия чаңгы ярышы-2026"
14 нче февраль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм ҖЧ «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов А.З. котладылар.
Гайнанова Асия Әхтәм кызы 1931 елнын 14 февралендә Саба районы Шекше авылында туган. Асия апа 1957 елда Шекше авылы егете Гайнанов Зиннур Ногман улы белән гаилә корып яши башлыйлар. Зиннур абый белән 3 бала: 1 малай, 2 кыз үстерәләр. Асия апаның 3 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. Асия апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2025 елда Россия Президенты Указы белән “1941-1945 еллар Бөек Җинүнең 80 еллыгы” медале белән бүләкләнде Бугенге көндә Асия апа Алан-Елга авылында кызы Фидәния гаиләсендә матур гомер кичерә.