«Яшьлек» яшьләр үзәге, районыбызның кышкы спорт төрләрен үз итүчеләрне кабат чаңгы юлына бастырды.
Шәмәрдәндә үткән "Россия чаңгы юлы-2026" һәм "Татарстан чаңгы юлы-2026" Бөтенроссия акциясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, өлкән буын спортчыларына кадәр катнашты.
Татар тарихы һәм әдәбияты быел мөһим даталар-бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Советлар Союзы Герое, татар халкының батырлык һәм ныклык символы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Чарада әлеге даталар искә алынып, яшьләргә аларның хезмәте үрнәк итеп күрсәтелде.
Ярышны ачу һәм бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы катнашты.
Җинүчеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр бирелде. Шәмәрдәндә яңа ачылган "ИнтекМа" автосервисы, ярышларны оештыруда иганәче булып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.