«ИКаРенок» һәм «Икар-Старт» республика ярышлары узды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

14нче февральдә Яр Чаллы шәһәренең "36нчы инновацион технологияләр лицее" базасында «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү конкурсының «ИКаРенок» һәм «Икар-Старт» республика ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының тренер Габдрахманова Г.Ф. җитәкчелегендәге «Робо Акцент» командасы лаеклы 1 урынны яулады. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр — Шәмсетдинов Илдан, Әхмәтҗанова Иделия һәм Кәримов Әмирхан R:ED KIDS, LEGO WEDO, HUNO & BOT конструкторлары ярдәмендә «ЕВРО АКЦЕНТ САБА» предприятиесе өчен роботлаштырылган механизмнар ясадылар һәм үз проектларын жюри алдында тәкъдим иттеләр.

«ИКаРенок» ярышлары балаларга инженерлык сәләтен, зирәклеген күрсәтергә һәм командада эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әлеге ярышлар заманча һөнәрләр белән кызыксынуны, техник күнекмәләрне үстерә һәм катнашучыларны киләчәктә уңышлы карьерага әзерли.

Җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашырга әзерләнәләр. Балаларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәк ярышларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International