95 яшьлек юбилей белән котлау

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

14 нче февраль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Гайнанова Асия Әхтәм кызына 95 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм ҖЧ «Игенче» җәмгыяте директоры Зарипов А.З. котладылар.

Гайнанова  Асия Әхтәм кызы 1931 елнын 14 февралендә  Саба районы Шекше авылында туган. Асия апа 1957 елда Шекше авылы егете Гайнанов Зиннур Ногман улы  белән гаилә корып яши башлыйлар. Зиннур абый белән 3 бала: 1 малай, 2 кыз үстерәләр. Асия апаның 3 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. 11 яшеннән ул әнисе белән уракта, урман кисүдә эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, колхозның төрле эшендә эшләп, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” исеме алып лаеклы ялга чыга. Асия апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләренә ия була. 2025 елда Россия Президенты Указы белән “1941-1945 еллар Бөек Җинүнең 80 еллыгы” медале белән бүләкләнде Бугенге көндә Асия апа Алан-Елга авылында кызы Фидәния гаиләсендә матур гомер кичерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International