ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

УРА! Без-финалда! 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

2026нчы елның 28-29нчы март көннәрендә Балтач районында мәктәп волейбол лигасы республика этабының зона ярышлары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

29 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнашты. Бәйрәм кунаклары тәмле ботка һәм коймак белән сыйланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

28-29нчы март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында 3х3 баскетбол ярышының республика этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Урта Нырта авыл клубында "Нәүрүз - яз бәйрәме"дигән күңелле бәйрәм үткәрелде. Кунаклар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, аннары тәмле ботка, коймак һәм авыл кешеләреннән төрле тәмле ризыклар белән ләззәтләнделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында Олы Кибәче авыл җирлегенең мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннар очрашуы оештырылды. Бу чара барлык катнашучылар — ветераннар һәм мәдәният сөючеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды.Очрашу җирлекнең мәдәни тормышын үстерүгә үз өлешләрен керткән кешеләрне берләштерү, аларга хатирәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу максатында оештырылды.Мондый чаралар тарихи хәтерне саклауга һәм мәдәни мирасны яшь буынга тапшыруга ярдәм итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2026 елның 27-29 мартында Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда 15, 17 һәм 19 яшькәчә яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 33-35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчы катнаша. 

2026 елның 27-28 мартында Саба районының "Олимп" спорт комплексында свода хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган МС га кандидат Галиев Булат Алмаз улы истәлегенә багышланган бокс ярышы узды.

2026 елның 26-28 мартында Алабугада «Ялкын»журналы призларына милли көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 2010-2011 елгы яшүсмерләр катнашты. 51 командада 300 дән артык спортчы көч сынашты. Чара яшьләр арасында милли көрәшне популярлаштыру һәм перспективалы спортчыларны ачыклау өчен оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International