2026нчы елның 28-29нчы март көннәрендә Балтач районында мәктәп волейбол лигасы республика этабының зона ярышлары узды.
Безнең район данын яклап Тимершык урта мәктәбенең кызлар (җитәкчесе - Биктимиров А.Г.), Югары Симет урта мәктәбенең егетләр (җитәкчесе – Саубанов А.Р.) командалары көч сынашты. Командалар искиткеч уеннар күрсәтеп, җиңүче титулына лаек булдылар.
Яшь волейболчыларыбызны һәм аларның тренерларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!