28-29нчы март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында 3х3 баскетбол ярышының республика этабы узды.
17 команда арасында безнең район данын яклап Тимершык урта мәктәбенең егетләр (җитәкчесе - Шакиров Р.Ш.), Саба гимназиясенең кызлар (җитәкчесе - Гайнуллин И.Ш.) командалары көч сынашты. Киеренке уеннардан соң Тимершык урта мәктәбе командасы 2 урынга лаек булды.
Яшь баскетболчыларыбызны һәм аларның тренерларын чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!