2026 елның 27-29 мартында Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда 15, 17 һәм 19 яшькәчә яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 33-35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчы катнаша. Ярышларда тренер-укытучы Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы җитәкчелегендәге "Олимп" урта мәктәбенең спортчылары катнашты.Мәктәп спортчысы Вафина Аделина 15 яшькә кадәрге категориядә ( 50 кг.) -1 урынны яулады. Аделина белән Илфат Нәҗип улын искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз! Сумо буенча Россия беренчелегендә үз авырлык категориясендә беренче урын — медаль генә түгел,ә зур хезмәт, ихтыяр көче һәм чын спорт дәрте нәтиҗәсе. Сезнең тырыш күнегүләрегез, рухыгыз һәм җиңүгә омтылышыгыз лаеклы алтынга әверелде! Бу уңыш яңа үрләргә һәм зур җиңүләргә таба зур юлның башы булсын. Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа спорт казанышлары телибез!