6 нчы А сыйныфы командасын һәм аларның әти-әниләрен «Тату сыйныф серләре»бәйгесенең ярымфиналында җиңүләре белән котлыйбыз!
27 нче март көнне Казан шәһәрендә Республиканың төрле районнарыннан 19 команда “Тату сыйныф серләре" бәйгесенә җыелды. Безнең районны Гимназиябезнең 6а сыйныфыннан 6 әти-әни һәм 6 укучы лаеклы яклады. Өч ай дәвамында әлеге команда көн саен репетицияләргә җыелып, нигезләмәдә күрсәтелгән “Визитка”, “Проект яклау”, “Халыклар бердәмлеге елына багышланган иҗат номеры” на әзерләнделәр. Бик күп реквизитлар, киемнәр, иҗади эзләнүләр, проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә безнең команда 2 урынга лаеклы булды. Команданы әзерләүдә Гимназиябезнең педагог организаторлары, советниклары, тәрбия эше буенча директо урынбасары күп көч куйдылар.
Сәхнәдә безнең балалар һәм аларның әти-әниләре чын команда эше, үзара ярдәмләшү һәм иҗади якын килеп эшләү нәрсә икәнен күрсәттеләр.
«Хезмәт кешесен данлыйбыз»проект эше аерым мактауга лаек.
Чын күңелдән рәхмәт сүзләребезне 6нчы А сыйныфы әти-әниләренә җиткерәбез! Сез балаларга ярдәм итеп кенә калмадыгыз-сез аларның ышанычлы партнерлары, илһамландыручылары һәм чын бердәмлек үрнәге булдыгыз. Шулай ук рәхмәтебез сыйныф җитәкчесенә-команданы оештырганы һәм аңа ышанганы өчен, педагогларга һәм остазларга — әзерлекнең барлык этапларында ярдәм иткән өчен, безнең өчен җан аткан һәм изге сүзләр юллаган һәркемгә!
Хәзер алда — финал! Без командабыз белән горурланабыз һәм алда тагын да күбрәк җиңүләр булуына ышанабыз.