ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча барган зона ярышлары тәмамланды . Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләрдә катнаша алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Лесхоз бистәсендә үткән чаңгы ярышында Курсабаш авыл җирлеге командасы актив катнашты. Мондый чараларда катнашу халык арасында физик активлыкны үстерүгә, спортны популярлаштыруга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Мондый вакыйгалар шулай ук үз җирлеген ярышларның югарырак дәрәҗәсендә тәкъдим итә алырлык талантлы яшь спортчыларны ачыкларга ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Олы Нырты авылында мәдәният йорты төзелешенең барышы турында.

Тэги: окс ОКС

21 февраль көнне «Саба-Арена» спорт мәктәбендә, «Яшьлек» яшьләр үзәге Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәм башка “Кайнар нокта”ларда һәлак булган  якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол турниры оештырды.

23 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында Өстәл теннисы буенча "Без тагын бергә!» турниры - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

22 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында “Ватанны саклаучылар көненә " багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир тәмамланды.18 кыз һәм 20 егет көч сынаштылар. Номинациядә катнашучылар: типичные,ОВЗ(сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән,ИН2 (Даун синдромы). Типик катнашучылар челтәрендә хатын-кызлар ялгыз разрядында пьедесталның өченче баскычына Алиана Әхмәтҗанова һәм Иделия Сафина күтәрелде. Икенче урынга Анастасия Ануфриева күтәрелде.Галина Гороховатченко җиңүче булды. Ирләр разрядында пьедесталның өченче баскычына Рамазан Әүхәдиев һәм Нияз Шаманов күтәрелде. Икенче урынга   Алмаз Гарипов менде. Владимир Богданов җиңүче булды.ОВЗ кызлары: пьедесталның өченче баскычында — Гөлназ Исмәгыйлева, икенче баскычта-Алсу Нигъмәтҗанова. Элина Шәйдуллина җиңүче булды. Егетләр: өченче  урында- Айрат Закиров, икенче урында- Эмиль Сафронов. Җиңүче Тимур Шакиров бәйрәм итте.Кызлар арасында ИН2 номинациясендә икенче урынны Ксения Щава алды, ә җиңүне Полина Кадырова яулады. Өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы составында алыштыргысыз лидер Ләйсән Зарипова хәзерге вакытта Кырымда укыту-тренировка чараларында катнаша.Яшүсмерләр арасында 2нче урынны Айдар Идрисов алды. Җиңүне Камил Вәлиев бәйрәм итте.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаенна, Түбән Шытсу мәдәният йортында "Мин бит татар егет" дип исемләнгән конкурс булып узды. Конкурста барлыгы 4 егет катнашты. Егетләр тәсбих ясадылар, сүрәләрне яттан сөйләделәр, дини юнәлештә төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Аларны бәяләү өчен конкурска Т.Шытсу мәчете имам-хатыйбы Гизамов Гильмегаян хәзрәт чакырылган иде. Барлык катнашучылрга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Хәрби-патриотик җыр конкурсы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында 20 февраль көнне М.Фәйзиев истәлегенә көрәш турниры булып узды. Ярышта барлыгы 90 якын көрәшче катнашты. Ачылыш тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гатятуллин А.Х. катнашты. Барлык җиңүче һәм призерларга акчалата бүләк, грамота һәм медаль тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

       Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Тургай" приютында " Ягез әле, егетләр!»дигән исем астында күңелле чара узды. Бәйрәм күңелле конкурслар, музыкаль номерлар һәм актив уеннар белән үрелеп барды. Уеннар  егетләргә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар команда рухын һәм бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәтеп, төрле сынауларда көч сынаштылар. Бәйрәм рухын кызларның чыгышлары тулыландырып җибәрде. Чара Ватаныбызны саклаучылар арасында үзара ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклап, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International