21 февраль көнне «Саба-Арена» спорт мәктәбендә, «Яшьлек» яшьләр үзәге Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәм башка “Кайнар нокта”ларда һәлак булган якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол турниры оештырды.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Саба районы филиалы координаторы Әлфия Мәүлетова, волейбол федерациясе рәисе Фәнис Вәлиев, Әфганстан һам башка локаль конфликатлардагы сугыш инвалидлары иҗтимагый оешмасының Саба районы бүлеге рәисе Илшат Әхмәтшин, төрле елларда Әфганстан, Төньяк Кавказ өлкәләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар: Фәнис Вәлиев, Мөнир Газизуллин, Халит Шарипов, Раиф Ягфаров, Айрат Әлмөхәммәтов, махсус хәрби операция ветераннары:
Ленур Биктимеров, Рөстәм Мәүлетовлар катнашты.
Уеннар башланыр алдыннан тантаналы рәвештә Советлар Союзы Геройлары аллеясына һәм һәлак булганнар монументына веноклар һәм чәчәкләр куелды.
Чыгыш ясаучылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга сәламәтлек, илләргә тынычлык, уенда катнашучыларга уңышлар теләделәр. Арабыздан вакытсыз киткән батырларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Турнирда 12 команда катнашты. Беренче урынны Шәмәрдән, икенче урынны Юлбат, өченче урынны Шекше авылы командалары яулады.
Моннан тыш, турнирның иң яхшы өч уенчысы билгеләп үтелде. Алар Шәмәрдәннән Альберт Абдуллин, Юлбаттан Тимерхан Рәхимуллин, Шекшедән Илдан Хөсәенов.
Җиңүче командаларга грамоталар, акчалата призлар, шулай ук беренче урынны алган командага истәлекле кубок тапшырылды.